Кичә Казанда ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан яңа машина ачкычлары алучы 50 ветеринария службасы арасында нурлатлылар да бар иде. Биредә Нурлат ветеринария хезмәте начальнигы Василий Лысовка “Лада Гранта” автомобиле ачкычы тапшырылды. Автомобиль безнең службага күпкә тизрәк эш итәргә, вакытында ярдәмгә килеп җитәргә ярдәм итәчәк, диләр ветеринария службасында.