2015–2016 елгы шахмат сезоны вакыйгаларга бай булып узды. 32нче шәһәр чемпионаты тәмамланганнан соң, районның 16нчы Кубогы үтте. Анда 1нче урынны менә инде өченче ел рәттән Сергей Анисимов алды.
12нче команда беренчелегендә 8 команда катнашты. Алар арасында шәһәрнең 2нче мәктәбе укучылары командасын аерым билгеләп үтәсе килә. яшь булсалар да, сынатмадылар алар. Беренче урынга исә “Нурлатнефть” НГДУсы лаек булды, икенчедә – “Спецстроймонтаж”, өченчедә – “ТрансСервис-Нурлат”.
Сезон тәмамланыр алдыннан Димитровград шәһәренә иптәшләрчә очрашуга барып кайттык. Кызганычка каршы, җиңелдек, әмма иң көчлеләргә. Чөнки безгә спорт мастерлыгына кандидатларга каршы уйнарга туры килде бит.
Бүген инде яңа сезонга бәйле планнар корабыз. Алда – шәһәрнең 33нче чемпионаты, 17нче Кубок һәм 13нче команда беренчелеге.