Бу көннәрдә Нурлатта яшәүче Николай һәм Наталья Блиновларның теплицаларында кызу эш өсте. Алар кыштан бирле теплицаларында үстергән үсентеләрен халыкка тәкъдим итү белән мәшгуль. Быел Блиновлар җитештерү күләмен тагы да арттырган, теплицаларында (ә алар бишәү аларда) 200000ләп төп төрледән-төрле чәчәк, яшелчә һәм бахча культуралары үсентеләре үстергәннәр. Эшмәкәрләрнең чәчәк үсентеләре гадәттәгечә шәһәр урамнарына күпләп утыртылган, аларны нурлатлылар гына түгел, Казан халкы да яратып ала.