Бүген, 23 майда, Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә 13 хатын-кызга “Делопроизводитель” белгечлеге буенча таныклыклар тапшырылды.
Укулар Мәшгульлек үзәге тарафыннан өч яшькә кадәр баласы белән декрет ялында утырган хатын-кызларны һөнәри әзерләү, квалификацияләрен күтәрү буенча максатчан программа кысаларында оештырылган иде. Укулар Казан шәһәренең “Квалификацияне күтәрү төбәк агентлыгы” тарафыннан 31 марттан 17 майга кадәр алып барылган. Агентлыкның баш белгече Резедә Белова сүзләренә караганда, мондый курслар балалары белән өйдә утыручы яшь әниләргә замана таләпләренә карап белемнәрен тирәнәйтергә, яңа һөнәр үзләштерергә мөмкинлек бирә. 240 сәгатькә исәпләнгән курслар түләүсез оештырылган.
– Мин декрет ялына чыкканчы “Нурлат шикәре” җәмгыятендә бухгалтер булып эшләдем, – дип фикерләре белән уртаклаша биредә белем алган әниләрнең берсе Татьяна Сатдарова. – Балама 1 яшь кенә булуга да карамастан, өстәмә белгечлек алу мөмкинлегенә бик шатландым. Аның Нурлатта оештырылуы да бик уңайлы булды. “Делопроизводитель” белгечлеге буенча белемнәр төп эшемдә зур ярдәм булачак.
Нурлат шәһәре халкының мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Фәния Хәсәнова билгеләп үткәнчә, декрет ялындагы әниләрнең квалификацияләрен югалту куркынычы бар. Чөнки вакыт бара, технологияләр үзгәрә, белемнәр актуальлеген югалтырга, ә һөнәргә, гомумән, ихтыяҗ бетәргә мөмкин. Шуңа үзәк базасында оештырыла торган мондый курслар яшь әниләрне эшкә чыгарга әзерләү җәһәтеннән зур әһәмияткә ия.