Нурлатта авыл хуҗалыгы сан алуына әзерлек төгәлләнеп килә

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендә узган видеокиңәшмәдә сүз республикада 1 июльдән 15 августка кадәр үтәчәк Бөтенроссия сан алуына әзерлекнең барышы турында барды. Видеокиңәшмәдән соң теманы урында район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин дәвам итте.   Бөтенроссия сан алуында шәһәр һәм районда 4 инструкторлык участогы эшләячәк, сан алу белән 24 кеше мәшгуль булачак. Районда әзерлек инде төгәлләнеп килә, шулай да Бөтенроссия масштабындагы җитди кампания зур оешканлык таләп итә һәм  инструкторлык участоклары өчен бина, сак,  транспорт мәсьәләләре буенча сөйләшү җитди барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International