Яшь уйлап табучылар

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Республикакүләм яшь уйлап табучылар олимпиадасы быел 9нчы тапкыр уздырылды һәм Нурлат районы өчен иң уңышлысы булды дияргә мөмкин. “XXI гасыр Кулибиннары” конкурсына беренче турга барлыгы 200гә якын проект эше килгән. Икенче турга чакыру алган 42се укучы арасында Нурлат гимназиясеннән Алмаз Фахретдинов (җитәкчесе Фәниз Гаязов, Хәлим Алимов) һәм шәһәрнең 8нче урта мәктәбеннән Рамил Нуретдиновның (Татьяна Кунакова) булуы аеруча шатландырды. Алай гына да түгел, Алмаз – икенче, ә Рамил өченче дәрәҗә дипломнар белән кайттылар. Укучылар һәм аларның җитәкчеләре медальләр һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International