Нурлат укучылары Тукай иленә сәяхәт кылды

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген, 26 апрельдә, шәһәр Мәдәният сараенда Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай иленә сәяхәт” дип аталган чара узды. Биредә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары Г.Тукай әсәрләре буенча “И мөкатдәс моңлы сазым”, “Тукай – шигъри чишмәбез”, “Г.Тукайның үз иҗатыннан һәм аңа багышлап язылган әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерү” номинацияләрендә көч сынашты. Тамашачылар бөек шагыйребезнең күренекле шигырьләрен, аның сүзләренә язылган моңлы җырларны тыңлап хозурланды, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Фатыйма белән сандугач”, “Бала белән күбәләк” әсәрләреннән өзекләр карап, күңел ачты. Кайбер мәктәп укучылары конкурста иҗади осталыкларын да күрсәтте. Мисал өчен, Нурлат гимназиясенең 8нче сыйныфы укучысы Лилия Вәлиуллина үзе язган “Тукай һәйкәле янында уйланулар” шигырен сөйләде, Фома мәктәбе укучылары флеш-моб күрсәтте, шәһәрнең 4нче мәктәбе укучылары Г.Тукай әсәрләренә таянып язылган “Су анасы артыннан” дигән көлкеле тамаша белән чыгыш ясады. Конкурста Биляр Озеро, Сәләнгеш, Урта Камышлы, Иске Чаллы мәктәпләрендә белем алучы рус һәм чуваш балаларының татарча чыгыш ясаулары аеруча зур тәэсир калдырды. Ә “Сәхнәләштерү” номинациясендә I урын алган Колбай Мораса мәктәбенең шүрәлеләренә тиңнәр булмады.
Һәр номинация буенча I-III урыннар алучы укучылар грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International