Районның “Южная” агрофирмасы республика конкурсында өченче булды

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

 “Южная” агрофирмасы ОООсы 2015 ел нәтиҗәләре буенча хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы  өлкәсендә хезмәткәрләренең саны 100дән артыграк булган авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында республика смотр-конкурсында өченче урынга чыкты. Җиңүчеләрне үткән атна азагында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә бүләкләделәр. Шунда ук агрофирманың хезмәтне саклау буенча инспекторы Светлана Семенычевага нәтиҗәле хезмәте өчен министрлыкның Рәхмәт хаты да тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International