Кичәге көнгә районда язгы чәчү 5761 гектарда башкарылган, бу планга карата 13 процент. Хуҗалыкларда нигездә бодай, арпа, солы, бөртеккә кукуруз, шикәр чөгендере, көнбагыш чәчәләр. Чәчелгән мәйданнар буенча “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы, “Южная” агрофирмасы, “Нурлат сөте” хуҗалыклары алда бара.