Һөнәрләрендә иң яхшылар

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге әйдәп баручы белгече Эльза Низаметдинова республиканың мәшгульлек үзәкләре хезмәткәрләре арасында үткән һөнәри осталык конкурсында җиңүче дип табылды, ә әйдәп баручы инспектор Ландыш Мөхәммәдиева 2нче урынга лаек булды. Эльза Низаметдинова әлеге конкурста “Халыкка хезмәттә”, Ландыш Мөхәммәдиева “Гражданнарны эшкә урнаштыру буенча һөнәрмән” номинацияләрендә уңышка ирештеләр  һәм аларны сишәмбе көнне Казанда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә республикада мәшгульлек хезмәтенең 25 еллыгына багышлап үткәрелгән тантаналы чарада  бүләкләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бәйгедә һөнәре буенча иң яхшы исеме өчен бөтен республикадан 104 хезмәткәр көч сынашкан, ә икенче турга нибары 24се генә уза алган. Һәм җиңүчеләр арасында Нурлат шәһәре мәшгульлек үзәгенең зур булмаган коллективыннан ике белгечнең булуы һичшиксез зур уңыш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International