Урының җәннәттә булсын!

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Атна башында әрнүле  хәбәр килеп иреште: 56 яшендә шагыйрә Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина вафат булды.  Югары Нурлатта туып-үсеп, бар гомерен мөгаллимлек  эшенә багышлаган,  ТР Язучылар берлеге әгъзасы булып торган якташыбыз “Дуслык” газетасы каршында эшләп килүче “Нурлы як” әдәби берләшмәсенең дә актив әгъзаларыннан берсе иде. Нурлаттан читтә – башта Аксубайда, соңрак Казанда яшәсә дә, ара ерак дип тормый, берләшмәнең һәр утырышына, оештырылган барлык чараларга да йөгереп диярлек кайтып җитә, үзенең иҗади уңышлары белән бүлешергә ашыга иде. Хәер, “Дуслык” шагыйрәнең иҗат җимешләрен беренчләрдән булып  дөньяга чыгаручы газеталарның берсе булды бит. Гомумән, Нурлат – аның тормышында да, иҗатында да үзенчәлекле урын алып торды. Туган авылына, туган якларына багышланган шигырьләре исә “Күңел чишмәм”, “Кешеләргә әле кирәк мин”, “Яшен ташлы тарак” шигъри җыентыкларының да беренче битләреннән урын алган, аларда – туган якларын сагыну, аның табигатенә дан җырлау, кешеләрен юксыну ярылып ята. Моннан берничә ел элек Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда иҗат кичәсен якташлары арасында зурлап үткәрүе дә  әнә шул - күңелендә туган җиренә сакланган мәхәббәтнең бер чагылыш булгандыр, мөгаен.
Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина сишәмбе көнне Казан шәһәренең Киндерле зиратына җирләнде. Тормышны яратып, милләт өчен җан атып, янып яшәгән шагыйрә без – якташларының  һәм күпләгән шигырь яратучыларның күңелләрендә сакланыр, ә йөгерек тел белән язылган нурлы шигырьләре буыннардан-буыннарга барып җитәр. Барлык нурлатлылар исеменнән тормыш иптәше, балалары, оныкларының һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!
“Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасы редакциясе коллективы, “Нурлы як” әдәби берләшмәсе әгъзалары    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International