Фермерлар конкурста катнашачак

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Бу көннәрдә Нурлат фермерлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “2015-2017 елларда Татарстан Республикасында крестьян-фермерлык хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерү” программасы буенча конкурс сайлап алуында катнашырга әзерләнәләр. Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләрдән документлар кабул итү 19 апрельдән башланды һәм 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, быел конкурста районнан 5 фермер катнашырга ниятли икән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International