Нурлатта экстремизмга һәм террорчылыкка каршы җитди сөйләшү узды

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Бүген, 10 мартта  “Нурлат муниципаль районы территориясендә дини экстремизм һәм терроризмга каршы тору һәм профилактикалау чаралары торышы турында”  зур сөйләшү узды.  
Район башлыгы Равил Кузюров рәислегендә үткән сөйләшүгә хокук саклау органнары вәкилләре,  имамнар, авыл җирлекләре башлыклары чакырулы иде. Очрашуда әлеге темага  Нурлат шәһәре прокуроры Рамил Гарифуллин,  ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департаменты дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү Идарәсенең дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр бүлеге Баш киңәшчесе Руслан Мәрданшин, ФСБ идарәсе хезмәткәре Ирек Незеев,  Чистай оператив зонасының эсктремизм һәм терроризим мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы Фәрхәт Сафиуллин чыгыш ясадылар, сөйләшүдә ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин да катнашты. Мөхтәсиб Айрат хәзрәт Әюпов, Биккол авылы имамы Рафаэль Гәрәев һәм Киекле авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ганиев әлеге мәсьәләдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чарада катнашкан һәм чыгыш ясаган  ТР мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов  Нурлатта хакимият һәм хокук саклау, дини оешмаларның бердәм булып эшләвен билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International