Мәдәният хезмәткәрләре могъзиҗалар иленә сәяхәт итте

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Һәр айның икенче сишәмбесендә үтүче мәдәният хезмәткәрләренең район семинары бүген, 10 мартта район мәдәният йортында мастер – класс формасында үтте. 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап “Могъҗизалар тәгәрмәче” (“Колесо чудес”) дип аталган чарага районның 55 мәдәни учреждениесе хезмәткәрләре һәм техник персоналы чакырулы иде. Программаның авторы,  район башкарма комитетының мәдәни үсеш бүлеге административ – хуҗалык часте мөдире Вячеслав Итрин бүгенге семинарны сорауларга җавап формасында оештырган иде. Шунда ук мәдәни хезмәткәрләр коллегаларына бәйрәм сәламнәрен, концерт программасы формасында юлладылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International