Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Руслан дусларын футболга җыйды
2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Нурлатның сәләтле яшь футболчысы Руслан Хөсәеновның узган ел кинәт йөрәге тибүдән туктавы аяз көнне яшен суккан кебек булды. Бу вакыйга егетнең гаиләсе, туганнарына гына түгел, барлык спорт сөючеләргә дә зур хәсрәт алып килде. Руслан кебек тормыш сөючән, теләсә кем белән уртак тел таба белгән эчкерсез кешеләр һич онытылмый, әлбәттә. Шуңа да яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән “Факел” футбол клубы җитәкчесе Марат Хәмидуллинның нәкъ ир-егетләр бәйрәме – 23 февраль көнне Руслан Хөсәенов истәлегенә мини-футбол турниры уздыру идеясен бишкуллап хупладылар футболчылар.
Һәм бу бәйгенең тәүгесенә “АТП”, “Шикәр заводы”, ДЮСШ икешәр команда куеп, төп Кубок өчен алты команда көч сынашты. Оештыручылар исә тиз арада исемле Кубоклар ясаттылар, балалар-үсмерләр спорт залы диварында Руслан турында кечерәк кенә стенд та пәйда булды. “Русланның Нурлатта белмәгән кеше сирәк.Шуңап оештыру мәшәкатьләре дә озакка сузылмады. Бу юлы төп ярдәмчеләребез Наил Фазлыев, Ирек Камалов кебек егетләребез булды”, – ди Марат Хәмидуллин. Турнирга исә мәртәбәле кунаклар буларак Русланның әтисе Сәрдәр Хөсәеновны һәм тормыш иптәше Кристинаны чакырырга да онытмадылар.
Футболчылар мәйданда бик кырыс күренсәләр дә, чынлыкта үтә дә кече күңелле егетләр. Әнә, бу турнирның асылын да яхшы аңлыйлар алар, шуңа һәр очрашу да чын мәгънәсендә дустанә халәттә үтте, әмма бу уеннарның мавыктыргычлыгына, көрәш рухына һич тә хилафлык китермәде. Бигрәк тә ДЮСШ-2 һәм “Шикәр заводы-1” командалары матур уен күрсәттеләр. Мисал өчен, ДЮСШ-2нең сакчысы Илдар Нуриев беренче матчта ук көндәшләре капкасына дүрт гол кертә алды. Үз төркемнәрендә җиңү яулаган әлеге ике команда финал уенында очрашты. Анысында спорт мәктәбе егетләре “шикәрчеләрне” 6:1 исәбенә отып, Хөсәеновның беренче Кубогын яулый алдылар. II урында – “Шикәр заводы-1” командасы булса, IIIдә ДЮСШ-1 футболчылары. Оештыручылар шәхси номинацияләрдә дә призлар әзерләгәннәр иде. Мисал өчен, иң яхшы капкачы призы Руслан Сафинга наспыйп булды, иң яхшы сакчы дип Илдар Нуриев танылды, иң шәп һөҗүмче призы Виктор Карповка насыйп булды (барысы да ДЮСШ-2 командасыннан). Аларга махсус бүләкләрне Сәрдәр Хөсәенов белән Русланның тормыш иптәше Кристина тапшырдылар. Берочтан турнирны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга олы рәхмәтләрен ди җиткерделәр. Сәрдар ага авыр булса да сүзен якты хатирәләрдән башлады:
– Руслан кече яшьтән үк футбол белән җенләнеп үсте, бала чагыннан ук мин һәрчак аның белән стадионга, спорт мәйданчыкларына йөрдем. Җиңү өчен, команда өчен үз-үзен аямый иде ул. Безнең Русланыбызны онытмавыгыз, якты истәлеген аның иң яраткан шөгыле белән искә алуыгыз өчен һәммәгезгә – оештыручыларга да, бүген гаҗәеп матур уен күрсәткән футболчыларга да олы рәхмәтемне җиткерәм. Һәрбарчагыз сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз, – ди мөрәҗәгать итте ул турнины ябу тантанасында футболчыларга.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Нурлат Җиңү көненә әзерләнә: иминлек һәм оештыру мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә
«Кондырча» ландшафт паркында өмә узды
«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын
29
апрель, 2026 ел
Нурлатта җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә «Госуслуги. Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез
Сезгә «Госуслуги.Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул Сезгә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз