Район башлыгы Равил Кузюров эшче киңәшмә үткәрде

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Советская, 94 адресы буенча төзелүче сәүдә йортында ЗАГСтан тыш яшьләр өчен күңел ачу үзәге: кинотеатр, дискозал, боулинг һәм теннис заллары да булырга тиеш. Кичә кич белән объект подрядчысы һәм район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге белгечләре катнашында уздырган эшче киңәшмәдә район башлыгы Равил Кузюров нәкъ шул фикерне үткәрде. Равил Әфраимович кыска арада проектка үзгәрешләр кертүне һәм башка кичектергесез мәсьәләләрне хәл итәргә һәм төзелеш эшләрен озакка сузмаска кушты.
Икенче – мал сую цехын төзү дә кичектергесез эш буларак каралды. Ул торгызылачак район кулланучылар җәмгыяте каршындагы  әзерләүләр конторасы составында эшләячәк. Цех төзеләсе җир участогын бүлү килештерү процедурасын узган, хәзер проект документациясе әзерләнә. Район башлыгы  инженерлык челтәрләре бәясенә  исәпләүләр үткәрергә һәм төзелеш эшләренә керешергә күрсәтмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International