КОНКУРСАНТЛАР ЗОНА ТУРЫНДА КАТНАША

2015 елның 20 феврале, җомга
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының бүген, 20 февральдә Алексеевскида уза торган зона турында Нурлат делегациясе дә катнаша.
Чарада Зөлфия Галиуллина – “Хатын-кыз: мәдәният һәм рухилык”, Елена Васильева – “Минем язмышым – минем һөнәрем”, Зилә Шәрәфетдинова – “Хатын-кыз – бизнес-леди”, Рәйсә Фәйзуллина – “Өченче буын героинясы”, Ильяс Әндаров “Ир-ат – игелекле йөрәк” номинацияләрендә чыгыш я саячаклар. Иң лаеклы әниләрне, хатын-кыз җәмәгать эшлеклеләрен, эшмәкәрләрне ачыклаучы конкурс быел 18нче тапкыр үткәрелә. Зона турында җиңү яулаучылар 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узачак чарада катнашу хокукына ия була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International