Ярышлар гөрләп узды

2015 елның 20 феврале, җомга
Нурлатның балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Ватан сакчылары көне хөрмәтенә волейбол һәм мини-футбол ярышлары үтте.
Аларда “ТатРИТЭКнефть” предприятиесенең Аксубай, Яр Чаллы, Алабуга территорияләрендә урнашкан цех подразделениеләре һәм
Нурлаттагы идарә аппараты командалары катнашты.
Шул ук көнне предприятиенең хатын-кызлар коллективы ир-ат коллегаларына концерт та куйдылар. Ир-атларга премияләр, ә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга “ТатРИТЭКнефть” профкомыннан истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International