Нурлат мәктәпләрендә Туган тел көнен билгеләп үтәләр

2015 елның 20 феврале, җомга
Иртәгә, 21 февральдә, Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне район мәктәпләрендә республикабызның дәүләт телләре
– татар һәм рус телләрен саклауга багышланган чаралар үткәреләчәк. Андый чаралар кичә гимназия базасында узган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге фәнни-гамәли конференция белән башланып китте. А нда район укучылары һәм укытучыларыннан тыш, Башкортостан Республикасы Бәләбәй шәһәре гимназиясеннән килгән укучылар һәм укытучылар делегациясе дә катнашты. Фәнни-гамәли конференция “2014-2016нчы елларга татар халкының милли этник тәңгәллеген саклау дәүләт программасы” кысаларында үтте.
– Халыкара туган тел көне уңаеннан районның һәр мәктәбендә дә рус, татар һәм чуваш теле атналыклары узачак, - дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге җитәкчесенең милли мәгариф буенча урынбасары Фәридә Ярмөхәммәтова. – Мисал өчен, кизләүлеләр чараларны дүшәмбедән башлыйлар. Туган телгә багышланган постерлар, әдәби альманахлар, газета-журналларны яклау конкурсы,
“Шигъри тәлгәш” - укучылар иҗат иткән әсәрләрдән төзелгән әдәби кунакханә, тематик башваткычлар, чайнвордлар, шарада, анаграммалар чишү – болар барысы да татар телендә узачак. Яңа Иглай урта мәктәбендә чаралар атна буе дәвам итәчәк. “Туган тел шагыйрьләр иҗатында” темасына сәнгатьле шигырь сөйләү, “Туган тел – Ватанның нигезе” темасына 5-11нче сыйныф укучылары арасында тәкъдир итү конкурслары, “Телем минем – рухи байлыгым” әдәби-музыкаль кичәсе узачак. Иске Чаллы мәктәбенең планында иншалар, шигырь сөйләү конкурслары, викториналар планлаштырылган. Коррекцияләүче интернат-мәктәптә татар, рус һәм чуваш телләренә багышланган чаралар үтә. Татар халкының каһарман улы, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулуга багышланган чара узды, “Велик и прекрасен ты, русский язык!” дип аталган сыйныфтан тыш проект, “Чувашские национальные традиции и праздники” дигән тематик – мәдәни композиция оештырыла. Елаурда чуваш язучылары һәм район шагыйрьләре Валентин Бурайкин, Иван Павлов, Маргарита Литта белән очрашу да бик тәрбияви узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International