Нурлат шигырь сөючеләре җирле автор Роза Мәслахова белән очрашты

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген, Җирлекара китапханәдә якташыбыз, укытучы, шагыйрә Роза Мәслахованың иҗат кичәсе үтте. 39 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган  Роза Минәхмәт кызы 15 еллар инде иҗат итүдә.  Шул чор эчендә Киекле авылына багышланган китап та нәшер итәргә өлгерде ул. Шәһәр мәктәпләре укучылары, район китапханәчеләре, коллегалары һәм дуслары катнашкан иҗат кичәсе авторның шигырьләрен уку, җырларын җырлау һәм котлаулар белән үрелеп барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International