БҮЛӘККӘ – КӨРӘК

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

«Умырзая» балалар бакчасы төрле  оешмалар белән уңай бәйләнештә яши. Шуңа да Киекле урта мәкәбеннән бер төркем укучылар кунакка килгәч ,аптырап калучы булмады. Баксаң, мәктәпнең Рәис Рәшид улы Гималетдинов җитәкләгән “Оста куллар” түгәрәгендә шөгелләнүчеләр нәни дусларына күчтәнәч алып килгәннәр икән. Әле ни , диген – үзләре ясаган бәләкәй көрәкләр! Әтиләренә бәйрәм күчтәнече итеп моряклар биюен өйрәнеп ятучы зурлар төркеме тиз генә үз һөнәрләрен күрсәтеп, урамга ашыкты. Көрәкне эштә сынап карадылар – бик тә җайлы килеп чыккан нәни эш коралы!

Гөлүсә Нугаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International