Нурлатлылар депутатка кабул итүгә килде

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Сишәмбе көнне “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләймановның ярдәмчесе Игорь Анохин нурлатлыларны кабул итте. Бу көнне кабул итүгә 6 кеше килгән, аларның мөрәҗәгатьләре нигездә торак, эшкә урнашу, юридик мәсьәләләргә кагылышлы булган. Депутат һәм аның ярдәмчесе Нурлатта  мондый кабул итүләрне  айның һәр өченче сишәмбесендә үткәрергә планлаштыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International