Нурлат шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә

2015 елның 14 феврале, шимбә
Бүген, 14 февральдә, шәһәрнең Гыйматдинов урамында иртәнге 7дән авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли. Шәһәрлеләргә чамалы бәяләрдән барлык авыл җирлекләре, гаилә фермалары, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләр  ит, сөт һәм сөт продукциясе, бөртек, яшелчә һәм киң ассортиментта башка төр продукция тәкъдим итәләр. Иртәннән сәүдә рәтләре белән район җитәкчелеге  танышып чыкты, нурлатлыларның кәефләрен, теләк-тәкъдимнәрен белеште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International