“БЕРДӘМ РОССИЯ” ЯҢА ПРОЕКТ ИГЪЛАН ИТТЕ

2015 елның 13 феврале, җомга
“Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге “Җиңүнең 70 йөзе” дип аталган фотопроект башлап җибәрә. Проект кысаларында танылган фоторәссам Фәрит Гобәев республика районнары, шул исәптән Нурлатта да булып илгә җиңү бүләк итүчеләрне фотога
төшерәчәк. Фоторәсемнәрдән каталог булдырылачак, 70 портреттан күргәзмә оештырылачак, диләр партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында. Ә күргәзмә Казаннан соң республиканың барлык районнарында булып чыгар, дип планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International