"Дуслык" газетасында яңа проект: “Фронттан-хат”

2015 елның 13 феврале, җомга
Соңгы араларда Бөек Ватан сугышы тарихын төрлечә үзгәртеп, төрлечә бәян итәргә тырышып караучылар еш очрый. Әмма юкка, Җиңү хакына башларын салган, аны якынайту өчен күп сынаулар аша узган Совет солдатлары, аларның батырлыклары турындагы хәтерне еллар гына үзгәртә алмый. Без - “Дуслык”лылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тәкъдим итәсе яңа проект та Җиңү хакында сөйләүче кадерле истәлекләр – фронт хатларын барлауны күздә тота. Кайбер гаиләләрдә фронттан килеп, кадерләп саклана торган өчпочмаклы хатлар бүген дә бардыр әле. Әйдәгез, газета аша аларны бергәләшеп укыйк. Хатларыгызны газетабыз редакциясенә алып килеп, сугышта катнашкан газиз кешегез турында сөйләгез, бәлки фронттан килгән фоторәсемнәре саклангандыр, үзегез белән аларын да алырга онытмагыз. Килә алмыйсыз икән, безгә почта яки redak@list.ru электрон адресы аша хат юллый яки 2–36– 13,
 2–36–20 телефон номерлары аша хәбәрләшә аласыз.

Проектыбызны 1943нче елда, 17 яшендә Биккол авылыннан сугышка алынган Таһир Вафиннан килгән хат белән башлап җибәрәбез. Ул
аны ялгызы көн итүче әнисе Нургаянга юллаган булган. Кызганыч, нечкә күңелле, белемгә омтылгаТаһирга сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Бу һәм улының тагын берничә хатын гомер буена күз карасыдай кадерләп саклый әнисе. Ә хәзер алар - Бикколда яшәүче туганнан-туган энесе Дамир ага Вафинда. Ул абыйсына бәйле хатирәләрне болай дип искә ала:
- Апабыз башта улының үлеменә ышанмыйча торды. Әмма сугыштан соң авылдашыбыз Вазыйх абый Хамматов аның үлемен үз күзләре
белән күрүе турында сөйләде. “Фашистлар белән аяусыз көрәш бара. Арттан безнең снарядлар очса, аяк астында каршы яктан ут ачкан пулемёт патроннары ком тузаны күтәрә. Дошман снарядлары әле анда, әле монда шартлый. Мин бер агач астына сыендым. Миннән ерак түгел икенче агач янына Таһир баскан, үз янына ышыкланырга чакыра. Мин аны үз яныма дәшәм. Бервакыт Таһир баскан җиргә снаряд төшеп шартлады. Таһир үз күз алдымда немец снарядыннан һәлак булды”,- дип сөйләп, безнең өметләребезне кисте. Әнисе Нургаян апабыз бердәнбер улын югалту хәсрәтеннән елый-елый сукырайды. 

Мар. АССР ст. Сурок
п/п 43765-Я
Вафин Таһирдан
“Сагынычлы хат башы. Сез ки туган илдә яшәүче якын күргән кадерле әнкәйгә улыңнан сагынып, саргаеп бик күп сәлам. Һәм абыйларга, укытучы апаларга, миңа хат язып, хат укучыларга - һәрбарчасына аерымаерым күп сәлам. Сәлам тәмам. Әни, үземнең хәлгә килсәк, исән-сау, шул урынымда. Ашау, эчү җитә. Үзебез көнгә 6 сәгать өйрәнәбез. Әни, утызында язган хатыңны алып укыдым һәм бик шатландым. Акчаңны алдыңмы дигәнсең, 300 тәңкә алдым. 19 нчы мартта карточкаңны да алып, өстеңә карап
бер туйганчы җыладым, үзеңне күргән шикелле булдым. Сагынганда карточкаңа гына карыйм, әни. Әни, әбине үлде, дигәнсез.
Сиңа зур кайгы булган. Ярый, әни, бернәрсә өчен дә кайгырма, җылама. Ашарыңа, эчәреңә булса, рәхәтләнеп ят. Исән булсак, алла теләсә, сугыш бетсә, кайтып күрешербез бер. Әни, бәрәңгене ничек булса да орлыкка калдырып, бәрәңге чәчәргә
тырыш. Бәрәңге чәчсәң, ач булмыйсың. Ярый, әни, хуш, хуш. Хат еш сал, кәгазь сал. Сәлам мине сораучыларга. 12 нче апрельдә көндезге сәгать 5тә яздым”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International