Нурлат волейболчылары Әлки районында узган турнирда катнаштылар

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Әлки районында сугышчы-инетернационалист, Әфган вакыйгаларында һәлак булган Ирек Сөләйманов истәлегенә волейбол турниры булып үтте. Анда Нурлат районы командасы да катнашып кайтты. Бу хакта Нурлат командасының җитәкчесе, Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләр ветераны Илнур Насыйбуллин хәбәр итте. “Турнирда төрле районнардан сигез команда көч сынашты. Без бу юлы, киләчәккә йөз тотып, яшьрәк состав алып бардык. Нәтиҗәдә, алтын урталыкка эләктек – 4нче урын алдык”, – диде Илнур. Моннан тыш, Илнур бүлкәләү тантанасында Нурлат районы сугышчан хәрәкәтләр ветераннары исеменнән иң яшь һәм иң өлкән уенчыларга призлар да тапшырган. Берочтан Әлкинең “От Афгана до Чечни” ансамблен һәм шул исемдәге волейбол командасын Чулпанга, сугышчы-инернационалист, шулай уек Чечня мәхшәреннән исән-сау кайта алмаган Рәис Вәлиәхмәтов истәлегенә уздырылачак ярышларга чакырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International