Нурлатта кулланучылар җәмгыяте төзергә җыеналар

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район эшмәкәрләре, фермерлары, кооператив җитәкчеләре, җитештерүчеләре  һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә сүз  районда кулланучылар җәмгыяте оештыру хакында барды.
Районда кулланучылар җәмгыяте 2007 елдан бирле эшләми һәм  Нурлат республиканың кулланучылар җәмгыяте булмаган 16 районы арасында. “Татпотребсоюз”ның идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм аның урынбасары Рашат Шәймәрданов залда җыелучыларга кулланучылар җәмгыяте оештыруның өстенлекләре хакында җентекләп аңлаттылар, аны оештыру үзенчәлекләренә тукталдылар.  Нурлатлылар шунда ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар да ала алдылар. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин алып барды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International