Нурлатның “Ледок” командасы “Алтын алка” турнирын отты һәм 100 меңгә баеды

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген, 5 февральдә Нурлатта хоккей буенча “Алтын алка” республика турнирының җиңүчесе билгеле булды. Нурлатның “Ледок” командасы Җәлилнең “Ирбис”ын 3:1 истәбенә отып, “Алтын алка”ның республика чемионы булды һәм бу турнирның Идел буе федераль округы күләмендәге ярышларына юлламага ия булды. Турнирда өченче урынны Мамдышның “Олимпы” алды. Шунысын да әйтик, “Ледок” финалга кадәр бер-бер артлы Азнакай, Казан һәм Мамадыш командаларын тар-мар итәргә өлгерде. 
Җиңүчеләрне һәм призерларны котларга саллы гына делегация дә килде. Алар арасында ТР буенча Баш федераль инспекторның аппарат җитәкчесе Альберт Шариязданов, район башлыгы Равил Кузюров, “Татарстан-Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат төбәк бүлеге җитәкчесе Дамир Ишкиниев, “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубының төбәк бүлеге җитәкчесе Михаил Бойцов, “Ледок” Боз сарае директоры Марсель Садыйков бар иде. Альберт Шарияздвнов I урын алган “Ледок” командасына 100 мең сумга һәм кәшәкәләр комплектына сертификатлар тапшырды, команданың тренеры Эдуард Шишкин 10 мең сумлык сертификатка ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International