Яшь “йолдызчыклар” кабына

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Узган җомга көнне 3нче мәктәп районның яшь талантларын кабул итте. Биредә “Музыкаль фейерверк” фестиваль-конкурсы үтте.
Шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары “Соло башкаруы”, “Хореографик постановка” һәм “Ансамбль башкаруы” номинацияләрендә 35 чыгыш тәкъдим иттеләр.
– Без районда сәләтле балаларның бик күп булуына тагы бер кат инандык, – ди жюри әгъзаларының берсе, “Чыршыкай” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лилия Маматова. – Һәр балага иҗади сәләтен күрсәтер мөмкинлек бирергә кирәк дип саныйм мин, ә “Музыкаль фейерверк” аларга алга таба үсеш өчен стимул булды. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, шулай ук жюри составында булган Ольга Гришина, конкурсны оештыручылар – барлык ваклыкларына кадәр уйлап эш иткән 3нче мәктәп педагогларына  комплиментларын җиткерде. Ул да коллегаларының мондый очрашулар традицион булырга һәм елына бер тапкырдан күбрәк уздырылырга тиеш, дигән фикерен хуплады.
– Бу авыллардагы сәләтле балаларга үсү мөмкинлеге бирәчәк. Ни дисәң дә, шәһәрнекеләргә бу уңайдан җиңелрәк бит, – дип билгеләп үтте Ольга Владимировна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International