Алар тәмуг газабын узган...

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
- Быел 27 гыйнварда кем белән очрашачакбыз? – күптән түгел өлкән сыйныфлардан бер укучым әнә шундый сорау бирде. Ул, гимназиядә укучы башка балалар кебек үк, бу көнне традиция буларак безгә кунакка Бөек Ватан сугышының иң кырыс һәм иң коточкыч Ленинград камалышы вакыйгаларын һәм Освенцим лагере газапларын күргәннәрнең килүен яхшы белә. Быел исә актлар залында укучылар Ленинград камалышын кичкән Роза Александровна Никматуллова һәм Игорь Петрович Ивлевның хатирәләрен тыңладылар. 7 ел рәттән безгә очрашуга Освенцим концлагеренда булган Раиса Александровна Инякина килә торган иде. Кызганычка каршы, ул узган елның җәендә вафат булды һәм балалар аның белән бергә бу газапны кичкән миллионлаган кешеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Залда гадәти дәрестә бик сирәк була торган тынлык. Балалар, сулыш алырга да куркып, язмыш кушуы буенча шәһәребезгә күченеп килгән ленинградлыларны тыңлыйлар. Аларның һәркайсының тормышы – халыкка һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге. Видеофильм кадрлары, презентациядән фоторәсемнәр, өлкәннәрнең башларыннан кичкәннәр турында күз яшьләре белән сөйләүләре берәүне дә битараф калдырмады. 7–8 сыйныф укучылары белән бергә залга 11нче сыйныфтан чыгарылышлар да әлеге кыю кешеләрне тагы бер кат күреп, хатирәләрен тыңлап калыр өчен килгән. Игорь Петровичның бертуган энесе ачлыктан үлә, ул эшкә барганда урамда егылып, госпитальгә эләккән әнисен дә югалта. Ә үзен, ач һәм авыру көенчә, балалар йортына, соңрак һөнәр училищесына җибәрәләр, аннан соң ул Совет Армиясендә хезмәт итә... Әнисе белән исә бары 1959нчы елда Ленинградка баргач кына очраша. Ул хәтерендә сакланган урамнар буйлап йөри, кешеләрдән сораша торгач туганнарын һәм иң якын кешесе – әнисен эзләп таба. Игорь Петрович кыенсынып күз яшьләрен сөртә, әмма балалар аның дулкынлануын һәм балачагын искә төшергәндә кичергән йөрәк әрнүен яхшы аңладылар. Ә бит аның балачагы 7 яшендә үк тәмамлана. Игорь Петровичны гимназия укучылары беренче тапкыр гына күрә әле, ә менә Роза Александровнаны алар күптәнге танышлары итеп каршы алдылар. Күпләр ул китапханәгә бүләк иткән дистәләгән китапларны да укыйлар. Аның оптимистлыгы, энергиясе үзеннән-үзе балаларга күчә. Кечкенә Роза 1нче сыйныфка баруны зарыгып көтә. Әмма аңа укырга насыйп булмый. Камалыштагы Ленинград, әнисенең үлеме, ятимлек аның хыялларын җимерә. Шуңа да, мөгаен, ул гомере буена китапларга һәм белемгә тартылып яши. Ул тирә-якта барган бар нәрсә белән кызыксына, һәм өлкән яшьтә булуына карамастан, шат күңелле һәм игелекле булуы белән шаккаттыра. Очрашу тәмамлаганнан соң да укучылар залдан китми тордылар, сораулар яудырдылар, кунакларга очрашуга килүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр...
Сугыш елларының тере шаһитлары белән очрашуларның кадерен беләләр алар, чөнки аларның һәркайсы соңгысы булырга мөмкин икәнлеген аңлыйлар. Балалар Ленинград камалышын кичергән Минзиннәт Сәмигулла кызы Бәшированың очрашуыбыз алдыннан гына, 26 гыйнварда вафат булу хәбәрен дә зур әрнү белән кабул иттеләр... Урыны җәннәттә булсын... 

Дания СИБГАТОВА, Нурлат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International