Кизләүлеләр олуг мөгаллимнәрен онытмый

2015 елның 1 феврале, якшәмбе
31 гыйнварда Кизләү авылында Татарстанның атказанган укытучысы, Н.Крупская исемендәге премия лауреаты Фаикъ Хаметов истәлегенә традицион турнир үтте.
Бу ярышларны Кизләү мәктәбе алтынчы тапкыр уздыра инде. Быел анда буенча биш – Кизләү, Киекле, Чулпан, Фома һәм Яңа Иглай командалары көч сынашты. Ярышлар башланыр алдыннан яшь хоккейчыларны район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Линар Маняпов, Киекле авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ганиев, Нурлат “Форпосты” җитәкчесе Альберт Садретдинов, Кизләү мәктәбе директоры Вәлияр Халитов сәламләделәр, шулай ук ярышларның даими иганәчесе Рамил Шарапов та үз теләкләрен җиткерде.
Турнир исә әйләнеш системасы буенча барды. Нәтиҗәдә, Киекле командасы барлык көндәшләрнен дә отып, җиңү яулады. Хуҗалар – Кизләү хоккейчылары да, бары тик киеклеләргә бик кискен көрәштә минималь исәп – 0:1гә генә оттырып, икенче урынны алды. III урында – Чулпан командасы. Җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата бүләкләр тапшырылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International