Елаур сулы булачак

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген, 28 гыйнварда, Елаур авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында район башлыгы Равил Кузюров авылда быел су проблемасы тулысынча хәл ителеп бетәчәк, диде. Шулай ук юллар һәм авыл урамнарын яктырту өстенлекле юнәлешләрдән булачак, дип билгеләп үтте.
Авыл җирлеге башлыгы Галина Кульметьева да узган ел башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясаганнан соң, быелга планнарын җиткерде. Мисал өчен, тиздән биредә үзсалым буенча референдум уздырмакчылар. Һәм әлеге салымнан җыелган акчага Тимерличка аша салынган күперне ремонтларга исәп тоталар. Җирлектәге дүрт авылда кибетләр юк һәм бу мәсьәлә дә бүгенге көндә кискен проблемаларның берсе. Бу мәсьәләне дә Равил Кузюров үзенең контроленә алды. Район башлыгы шулай ук Елаурдагы интернат-мәктәпне 2016 елда капиталь ремонт программасына кертү мәсьәләсен дә караячакларын җиткерде. Җыен исә юбилярларны бүләкләү белән төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International