Ветлабораториядә капиталь ремонт бара

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Ел башыннан шәһәрнең Гыйматдинов урамында урнашкан ветеринария лабораториясендә капиталь ремонтка керештеләр. Биредә ремонт республика ветеринария берләшмәләрен капиталь ремонтлау программасы буенча ясала. Районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Василий Лысов әйтүенчә, ремонтка республика бюджетыннан 2 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә лабораториянең түбәсе ике яклы итеп корыла, бина сайдинг белән тышланачак, тәрәзәләре алмаштырылачак.  1971нче елда төзелеп, бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән лабораторияне республика программасына кертү  мәсьәләсен район башлыгы Равил Кузюров  узган җәйдә күтәргән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International