“Дуслык” газетасы бүләкләр өләште

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Бүген, 16 гыйнварда  “Дуслык” район газетасы узган ел азагында игълан ителгән зур призлы декаданың нәтиҗәләре буенча бүләк откан әбунәчеләребез белән очрашты. Җырчы Фирдүс Тәмаевтан суперприз- мультифункцияле иттарткыч Чулпан авылында яшәүче газета укучыбыз Мидхәт Рәгыйбшинга насыйп булган.
– Гомеремдә беренче тапкыр мондый зур бүләк отам, - ди Мидхәт ага бүләккә сөенеп. – Дөрес, Яңа ел лотереяларында призлар откалаган бар иде үзе. Иттарткыч без, өлкәннәр өчен менә дигән бүләк. Рәхмәт мондый акцияләр оештыруыгызга. Районканы бик күптән, “Октябрь колхозчысы” исеме белән чыккан вакыттан бирле яздырабыз. Барлык кирәкле мәгълүмат бар.
Нурлатлы Роза Лаврентьева да районкага призлы ункөнлек эчендә язылган икән.
- Әбунә кампаниясе барышында төрле кызыктыргыч моментлар булды. Баштарак альтернатив вариантны сайлаган идем, соңыннан почтальон аша алдырырга булдым. Бик шәп бүләк – блендер оттым. Өлкән яшьтә булсам да, газетаның хәрефен дә калдырмыйча укыйм. Район, республика үзгәрешләрен шуннан беләм.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International