Әлеге турнир мәктәпләр арасында үтте, анда кече һәм урта яшьтәге төркемнәр арасында барлыгы унбиш команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, 2002-2003 елгы яшь футболчылар арасында беренче урынны 2нче мәктәп яулады. 1нче мәктәп һәм гимназия II-III урыннарны бүлештеләр.
2000-2001 елгы уртанчы төркемнәр арасында 9нчы мәктәп җиңүче булды. II урында – гимназия, IIIдә – 2нче мәктәп. Шунысы игътибарга лаек, уртанчы төркемдә җиңүче исеме өчен 9 команда көч сынашты. Биредә Иглай һәм Егоркино авыллары мәктәпләреннән килгән яшь футболчылар да лаеклы көндәшлек күрсәтә алдылар. Җиңүчеләр һәм призерларга Кубоклар да тапшырылды.