Нурлат спорт мәктәбе көрәшчеләр җыйды

2015 елның 10 гыйнвары, шимбә
Бүген, 10 гыйнварда Нурлатның балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш буенча районара турнир үтте.
Традиция буенча, әлеге беренчелек һәр елны укучыларның кышкы каникуллары чорында уздырыла. Бу юлы да бәйгегә Аксубай һәм Әлки районнарыннан яшь көрәшчеләр килде. Нурлат өчен ДЮСШның үзендә һәм спорт мәктәбенең “Нурлатнефть” НГДУсында, Иглай, Югары Нурлат, Чулпан, Түбән Нурлаттагы филиалларында шөгыльләнүче үсмерләр чыгыш ясады. Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин һәм ДЮСШ директоры Фәнил Гайнуллин бу беренчелекнең алга таба районның җыелма командасын туплау ягыннан зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр. Бу көнне келәмгә исә 100дән артык яшь көрәшче чыкты. Җиңүчеләр һәм призерларның күпчелеге Нурлат спорт мәктәбе шәкертләре булды. Әлбәттә, кунак-көрәшчеләр арасында да пьедестал баскычына менүчләр бар иде. Беренчелектә җиңгән һәм урыннар алган көрәшчеләргә акчалата бүләкләр дә тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International