Чулпандагы көрәш бәйгесе сигез районны җыйды

2015 елның 10 гыйнвары, шимбә
Чулпан авылында билбау көрәше буенча Нурлат районының ачык беренчелеге булып үтте. Әлеге турнирда хуҗалар – Нурлат районыннан тыш, Тукай, Лаеш, Әлки, Аксубай, Алексеевск, шулай ук күрше Самара өлкәсенең Шентала һәм Кошки районнарыннан да яшь көрәшчеләр катнашты. Бу көнне келәмгә барлыгы 150ләп спортчы чыкты, шуларның 30лабы кызлар иде. 
Ярышларны карарга район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Линар Манәпов та килделәр. Алар күптән түгел билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә икенче урын яулаган Чулпан егете Илнур Сәетовны котладылар һәм үзләреннән бүләк тапшырдылар. 
Беренчелектә исә призлы урыннарның күпчелеген Нурлат районы көрәшчеләре яулады. Адарга грамота-медальләр, бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Чулпан егетләре Илнур Насыйбуллин белән Рөстәм Вәлиәхмәтов та аерата матур көрәш күрсәткән үсмерләргә үз бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International