Төрнәслеләр җирләрен “Агромир”га тапшырды

2015 елның 10 гыйнвары, шимбә
Бүген, 10 гыйнварда,  Төрнәс авыл җирлегендә  авыл хуҗалыгы багланышындагы җирләргә гомуми өлеш милекчелегенә ия катнашучыларның гомуми җыелышында җирләрне тапшыру мәсьәләсе каралды.
Нәтиҗәдә, барлык 686 өлешчә милектә катнашучы да үз участокларын  “Торговый дом “Агромир” ОООсына тапшырырга дигән карар кабул итте. Җыелышта шулай ук   җирләрне тапшыру белән бәйле оештыру мәсьәләләре каралды, шунда ук вәкаләтле вәкил итеп Евгений Васин билгеләнде. Җыелышта районның  башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин һәм “Торговый дом “Агромир” ОООсының генераль директоры Дмитрий Понин катнаштылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International