Район башлыгы “Нурлат сөте” җәмгыяте сөт заводының җитештерү күләмен арттыру бурычын куйды

2015 елның 9 гыйнвары, җомга
Бүген, 9 гыйнвар көнне, район башлыгы Равил Кузюров “Нурлат сөте” җәмгыятенең сөт заводында булды.
Сөт заводында бүгенге көндә тәүлегенә 15 мең тоннадан артыграк сөт эшкәртелә, 12 төрдән артыграк сөт һәм сөт продукциясе җитештерелә. Район башлыгы заводта эш барышы белән танышып, якын араларда җитештерү күләмен 5–7 тоннага арттыру, шул рәвешле Нурлат сәүдә нокталарын нигездә үз продукциябез белән тәэмин итү мөмкинлеген  карарга тәкъдим итте. Моның өчен районда җитештерелгән сөтне читкә җибәрмичә, җирле заводка тапшыру һәм җитештерү күләмен арттыруның технологик мөмкинлекләрен эзләргә кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International