Район башлыгы «Нурлат сөте” хуҗалыгында кышлатуның барышын карады

2015 елның 9 гыйнвары, җомга
Бүген, 9 гыйнварда, район башлыгы Равил Кузюровның эш көне “Нурлат сөте” хуҗалыгының Сәләнгеш, Мамык, Урта Чаллы, Югары Нурлат һәм  Якты Күл бүлекчәләрендә иртәнге савымның барышы белән танышудан башланды.
“Нурлат сөте” җәмгыятендә бүгенге көндә 5500гә якын баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 2000нән артыграгы– савым сыер. Район башлыгы барлык бүлекчәләрдә  дә терлекләрне асрау шартлары, ашату, продукция алуны арттыру, баш санын саклау һәм башка көнүзәк мәсьәләләргә зур игътибар бирде.  Хуҗалыкта савым сыерларның сөтлелеген арттыру максатыннан өч тапкыр савуга күчкәннәр, җәйдән җитәрлек күләмдә яньчелдерелгән бөртек әзерләп калганнар, рационга  көнбагыш түбе керткәннәр. Район башлыгы  хуҗалыкта кышлатуның барышыннан нигездә  канәгать калды, шунда ук  Якты Күл бүлекчәсендә продуктлылыкны арттыру максатыннан эшне оештыруда кулланылмаган резервларга күрсәтте, аларны хәл итүгә  ныграк игътибар бирергә чакырды.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында уртача тәүлеклек савым 10,9 кг. тәшкил итә,  76 тоннадан артыграк сөт савыла. Бу узган елның шул чорына караганда 8 тоннага артыграк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International