Авылларда Мәүлид бәйрәмнәре бара

2015 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе
6,7 гыйнварда районның 3 авылы - Яңа Иглай, Тукай һәм Якты Күлдә Мәүлид бәйрәмнәре үтте. Ул авыл халкы һәм җирле мәчетләр инициативасы 3 ел рәттән үткәрелә инде.  Һәр 3 авылда да мәселманнарны бәйрәм белән район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов котлады. Пайгәмбәребезнең туган көне хөрмәтенә бәйрәм салават әйтү, зекер кылу, Корьән аятьләре әйтү кебек дини кануннар нигезендә үтте. Шунда ук мөселманнар өчен аш табыннары да оештырылды. 
Авылларда Мәүлид бәйрәмнәре дәвам итә. 20 гыйнвар көнне шәһәр Мәдәният сараенда район мөселманнарының Мәүлид бәйрәме узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International