Район башлыгының Чыршы бәйрәмен 2000ләп бала карый алды

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Район башлыгы Равил Кузюров исеменнән балаларга котлау сүзләрен  район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин җиткерде. Ул балаларның һәркайсына район башлыгы исеменнән татлы бүләкләр дә тапшырды.
– Без Яңа елдан яңа уңышлар, бары яхшылык көтәбез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе. – Шөкер, узып баручы ел  бик матур вакыйгалар белән истә калды. Россия күләмендә иң яхшы укытучының Нурлаттан булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Өстәвенә, укучыларыбыз район, республикакүләм ярышларда уңышлы чыгыш ясап сөендерә. Яңа елда һәркайсыгызның теләк-хыяллары тормышка ашсын. Киләсе ел матур вакыйгаларга бай булып, һәркайсыбызны сөендерсен.
Яңа ел алдыннан күрсәтелгән тамашада исә балалар әкият геройлары белән бергә Арктикага, циркка да сәяхәт кылдылар.
– Мондый тамашаларны җиденче ел рәттән оештырабыз, - ди сценарий авторы Валентина Голубева. – Әкиятне Мәдәни үсеш үзәге каршында эшләп килүче “Калейдоскоп” миниатюралар халык театры, балалар сәнгать мәктәбенең “Дети солнца” (җитәкчесе Динара Хәсәнова) һәм “Незабудки (Надежда Хворостьева) бию төркемнәре  “Эсперансо” эстрада биюе халык ансамбле (Ольга Ильина), район башкарма комитетының Мәдәни үсеш үзәге белән бергәләп әзерләдек.
“Калейдоскоп” миниатюралар халык театры җитәкчесе Валентина Голубева әйтүенчә, тамаша өчен махсус костюмнар тегелгән, декорацияләр ясалган. Әлеге әкият тамашасына 200гә якын кеше тартылган. Шунысын да әйтергә кирәк, моңа кадәр район балалары “Кызыл Калфак”, “Буратино”, “В тридевятом царстве”, “Бремен музыкантлары”, “Көлгенә” әкият-тамашаларын караган иделәр инде.
Атна дәвамында чыршы бәйрәмнәре оешма-предприятиеләр коллективларында да дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International