Нурлат укучылары “IТ–чемпион” республика конкурсында катнашып, ноутбукларга ия булдылар

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Кичә Казанның IТ-паркында үткән “IТ–чемпион” республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Нурлат районының Кизләү мәктәбе укучысы  Айгөл Исмоилова, Яңа Әлмәт мәктәбе укучысы Рәсил Хамматов һәм Елаур мәктәбеннән Кирилл Охотников та катнашты һәм кыйммәтле бүләк – ноутбукларга ия булды.  Алар – бәйгедә катнашып, район буенча иң күп балл туплаучы укучылар. Мәсәлән, Айгөл Исмоилова ел дәвамында  2365, Рәсил Хамматов 2007, Кирилл Охотников 1206 балл туплаганнар. Тантанада шулай ук  “Иң актив мәктәп” номинациясе буенча җиңүчеләрне дә котладылар. Нурлат районында исә иң актив мәктәп – Елаурда, әлеге мәктәп укучылары 6000гә якын балл җыеп, районда беренче, республикада җиденче урынга чыкканнар һәм интерактив җиһазларга лаек булганнар. Гомумән, конкурста әлеге номинация буенча районның барлык мәктәпләре дә актив катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International