Нурлатның “Ледок” хоккейчылары “бәхетле сигезлек”кә эләгер өчен көрәшә

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
“Ледок”ның яшь хоккейчылары 2002-2003 елгы үсмерләр арасында Россия беренчелегендә чыгыш ясауларын дәвам итәләр.
Бүгенге көндә беренчелекнең икенче әйләнеше башланды. Узган атнада “Ледок” үз бозында Казанның “Волна”сын кабул итте. Беренче әйләнештә нурлатлылар башкала хоккейчыларын Казан бозында узган ике матчта да 5:2 һәм 6:3 исәпләренә җиңүгә ирешкәннәр иде.  Әмма, кызганычкка каршы, үзебездәге уеннарда Александар Елагин шәкертләре җиңелергә мәҗбүр булдылар. Шулай да “ледоклылар” турнир таблицасында башкала командасыннан өстәрәк әлегә. Бүгенге көндә “Ледок” беренчелекнең Б төркемендәге командалар арасында А подгруппасында бишенче урында бара. Ә беренчелекнең плей-оффына чыгу өчен Б төркемендәге ундүрт команда арасында беренче “сигезлеккә” кереү шарт. Әлегә “Ледок” гомуми таблицада егерме очкосы белән җиденче урында. Әйләнеш этабы төгәлләнгәнче “Ледок”ның өч команда белән тагы алты очрашу уздырасы калды. Чираттагы турда – 10-11 гыйнварда безнең хоккейчылар үз бозларында Йошкар-Оланың “Спартагын” кабул итә. Аннан Лениногоскиның “Нефтянигы” һәм Балаковоның “Кристаллы”на каршы уйнаячаклар. 
Яшь хоккейчыларның шәхси статистикасында да лидерлар арасында “ледоклыларны” күрергә була. Мисал өчен, иң яхшы бомбардирлар исемлегендә команданың һөҗүмчесе Инсаф Мифтахов әлегә өченче урында тора: гол+пас системасы буенча аның 26 очкосы бар (13 гол, 13 пас). Иң яхшы ассистентлар арасында да өченче нәтиҗә Инсафта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International