22 декабрьдән район юлларында “Бала – төп пассажир” профилактик акциясе старт алды

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Ул “Кышкы каникуллар” оператив- профилактик чарасы кысаларында уза һәм 11 гыйнварьга кадәр дәвам итәчәк.
– Бу чорда балаларын махсус кәнәфиләрдә һәм иминлек каешларын каптырмый йөрткән әти-әниләр күз угында булачак, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. – ЮХИДИ инспекторлары мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә янында тикшерүләр алып бара. Район юлларындагы статистика бер дә сөенерлек түгел: агымдагы ел эчендә генә дә балалар катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 8 сабый зыян күрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International