МӘЧЕТКӘ АЙ ЯСАЛАЧАК

2014 елның 19 декабре, җомга
Шәһәрнең Кариев урамындагы “Миннегөл” мәчете төзелеше дәвам итә.
Шунысы сөенечле, бу игелекле эшкә район һәм шәһәр халкы, җитәкчеләр, оешма-предприятиеләр дә үзләреннән өлеш кертә тора. Мәчет төзелешендә башлап йөрүчеләр исә бу көннәрдә янә сөенечле хәбәрләрен бик теләп уртаклаштылар.
– Район башлыгы Равил Кузюров шәхсән үзе мәчет төзелешенә дип 50 мең сум акча бирде. Бу төзелешкә саллы ярдәм булачак, - диләр яңа мәчет ачылуын көтеп яшәүче мәхәллә картлары. Бүгенге көндә акрынлап мәчетнең манаралары күтәрелеп килә. Проект буенча, мәчетнең ике зур һәм 5 кечкенә манарасы булачак, чираттагы мөһим этап – манаралар өчен айлар ясау. “Район башлыгының ярдәме бик кирәкле һәм урынлы булды, ул нәкъ менә айлар ясауга тотылачак”, - дип шөкер итә мәчет төзелешендә башлап йөрүчеләр. Ә мәхәллә картлары изге эшкә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт укып, Ходайдан исәнлек сорыйлар һәм эшләрендә уңышлар телиләр. Шул көннәрдә үткән киңәшмәләрнең берсендә исә район башлыгы Равил Кузюров районның оешма-предприятиеләре җитәкчеләренә дә мәчет төзелешенә ярдәм оештырырга тәкъдим итте. Иман йорты төзелешенә ярдәм итү – саваплы эш. Өстәвенә, шәһәргә керү юлында урнашкан мәһабәт мәчет Нурлатның архитектур йөзен тулыландыруга да үз өлешен кертәчәк бит әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International