Якташыбыз белән очраштык

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Язучы-якташыбыз Илдус Диндаровның иҗатына багышлап, Кизләү урта мәктәбендә "Туган якта таптым бәхетне" дип аталган чара авторның яңа китабына тәкъдир итү рәвешендә үтте. Мәктәбебез укучылары якташыбызның шигырьләрен сөйләделәр, ТРның атказанган Мәдәният хезмәткәре Сәмигулла Рәхмәтуллинның якташ-язучыбыз шигырьләренә иҗат ителгән җырларын да башкардылар. Илдус ага Диндаров укучыларның сорауларына да бик теләп җавап бирде. Мәктәп китапханәсенә яңа китабын бүләк итеп калдырды.
Гөлнара Билданова, мәктәп директоры урынбасары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International