Кышның иң төп атрибуты исә – итекләр. Кайчандыр аларны бары тик хәлле кешеләр генә кия алган. Хәзер исә сәүдә мәйданчыгында аларның ниндиләре генә юк: бизәклеләре дә, мехлылары да, төп салганнары да – кыскасы, һәркемгә күңеленә хуш килгәнен сайлау мөмкинлеге бар. Безгә исә итекләр Кукмарадан “килгән”.
-Минем әти-әнием Киекледә яши, үзем Нурлатка итек сатарга ел да Кумарадан киләм, - ди Динә Шиһабиева. – Башка кышкы аяк киемнәре белән чагыштырганда, арзанрак та, җылырак та. Кайчандыр алар кешеләрне зәмһәрир суыкларда да, авыр сугыш елларында да коткарган. Бәяләре 700дән 1500 сумга кадәр. Итекләрнең өстенлекләре дә җитәрлек: алар суыктан саклап кына калмыйлар, сәламәтлек өчен дә файдалы. Аларны өйдә ялан аякка киеп куеп, мускул һәм муен авыруларын дәвалау өчен кулланырга була.
Кышкы киемнең тагы бер аерылгысыз өлеше – йон оекбашлар. Алар да төрледән-төрле: ангорка, кәҗә, эт, дөя йоныннан. Дагыстаннан сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар да гаҗәпләндерде. Алар кыйммәтрәк торса да, әйтүләренчә, җылырак һәм тыгызрак та. Ачык һавада эшләүчеләргә тез һәм бил өчен махсус җылыткычлар бар.
- Суыклар җитү белән җепләргә дә сорау артты, - ди җепләр бүлеге сатучысы Алла Яллина. – Кул эшләре осталарының фантазияләре шактый киң хәзер. Алар өчен гади йон җепләр белән беррәттән, бәйләгәндә билгеле бер бизәк алырга мөмкин булганнары да бар. Дөя йоныннан эрләнгән җеп тә популярлык казана бара. Өстәвенә, үз кулларың белән бәйләнгән нәрсәләр кабатланмас та бит әле.
Кышын бияләйсез дә булмый. Соңгы елларда кышларның карсыз һәм юеш булуы аркасында, дым үткәрми торган плащевка материалдан тегелгән бияләйләргә сорау арта. Алар шулай ук җылы, кече һәм мәктәп яшендәге балалар өчен дә яхшы. Балалар өчен ассортимент та шактый киң: 100–250 сумга мехлы, рәсемле, мультфильмнар геройлары төшерелгәннәре дә бар.