Ике районга – бер үк чемпион

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Нурлатның танылган шахматчысы, район турнирларының күптапкырлар җиңүчесе Михаил Безруков хәзер Аксубай район чемпионы да.
Күптән түгел шахмат буенча Аксубайның чираттагы ачык беренчелег үтте. Әлеге турнир әле икенче ел гына уздырыла, һәм анда нурлатлылар да актив катнашып киләләр. Мисал өчен, узган ел шул ук Михаил III урын алып кайткан иде. Быел исә әйләнеш системасы буенча барган беренчелектә барлык көндәшләрен дә отып, җиңүче исеме яулады.
– Нурлаттан өчәү катнаштык, – дип сөйли Аксубайның яңа чемпионы Михаил Безруков. – Мин үземнән соң килгән көндәшемнән ярты очкога күбрәк очко туплый алдым. Кызганычка каршы, быел үзебез район беренчелегендә катнаша алмыйм – вакыт җитми. Шуңа да күршеләрнең кыска сроклы турнирына чакыруларын бик рәхәтләнеп кабул иттем.
Михаилга чемпион Кубогы, медаль, акчалата бүләк тә тапшырганнар. Гомумән, Михаилның бу җиңүе районның шахмат тарихында гайре таибигый хәл: бердән, ул Нурлат вәкиле беренче тапкыр башка район беренчелегенең җиңүчесе булса, икенчедән, Безруков район беренчелегенең дә гамәлдәге чемпионы бит әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International