Җиңгәннәрне Идел буе көтә

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Нурлат спорт мәктәбенең Евгений Казаев кул астында шөгыльләнүче биш яшь кикбоксчы Идел буе Федераль округы беренчелегендә катнашу хокукы яуладылар.
Узган атнада Бөгелмәдә кибоксинг буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда 11 шәһәрдән 20 команда көч сынашты, шул рәвешле рингка 80нән артык кикбоксчы чыкты. Нурлат спорт мәктәбеннән дә 12 спортчы барган иде. Нәтиҗәдә, Илсуар Гафуров, Ильяс Хөснетдинов, Дмитрий Булатов, Илназ Гыйләҗев һәм Булат Шәйдуллин үз үлчәү категорияләрендә җиңүләр яулап, Идел буе Федераль округы беренчелегендә катнашу хокукына ия булдылар. Бу беренчелек киләсе елның мартында Тольяттида узарга тиеш. Моннан тыш, безнекеләрдән Булат Яруллин, Павел Чернов – II, Тимур Казеев III урыннар белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International